Мине мәдәният дөньясына алып керүче кеше — ул минем әбием Нәбиева Рәйханә Яхья кызы. 1954 нче елның 10 нчы сентябрендә Норма авылында туа. Бәләкәй чагымнан китапка мәхәббәт уятучым. Хәреф танырга да мин әбиемнән өйрәндем, ә хэзер исә мин үзем әбиемә хикәяләр укыйм. “Мәдәни көндәлек” һәм “Добрые дела” проектына да бик теләп катнашабыз. Әбиебез дөньядагы иң яхшы, иң ягымлы, иң матур әби. Әбием безне hәркөнне якты йөзе, тәмле ашлары белән сыйлый. Кичтән ул безне чиста урын- җиргә яткырып йоклата.Ә иртән безнене, татлы чәен кайнатып, өстәлгә тәмле әйберләр куеп ашатып, эчертеп, мәктәпкэ озата. Әби hәрвакыт бөтен шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса- әбиемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Мин, әбиемне сөендерер өчен, тырышып укыйм hәм аңа ярдәм итәм. Әби сөенеп елмайганда миңа да рәхәт була. Әбием чигәргә, бәйләргә, китап укырга, җырларга, биергә, чәчәкләр үстерергә ярата. Шуңа да минем дә тырыш, талантлы, белемле булуымны тели. Мин әбиемне бик яратам.
Әбием безне районыбыздагы барлык музейларга, тарихи урыннарга алып барды. Чепья авылында “Халыклар дуслыгы” туган як тарихы музее, Карадуган авылында Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее, Шода авылында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музей — йорт, Арча районы Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай әдәби мемориаль музей комплексы. Шулай ук Кукмара районында итек фабрикасында булдык. Татнефть аренада узган президент ёлкасынада әбием белән бардык.Татарстаныбызның башкаласы Казан шәһәрендә урнашкан музейларга да без бергә йөрдек. Мәсәлән: Татарстан Республикасы Милли музее, “Казан кремль” дәүләт тарих, архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы. Әбием безне Яр Чаллы шәһәренә дә алып барды. Без анда дельфинарийда һәм “Трогательный зоопарк”та булдык. Каникулларны, ялларны без бик күңелле уздырабыз. Китапханәләргә дә әбием йөртә. Әбием безнең акыллы, тәртипле, мәдәниятле балалар булып үсүебезне тели.

Загрузка...