Казан шәһәре мэрының мөрәҗәгате
Минем игелекле дустым!
Без синең белән Казанда яшибез, бу – зур бәхет. Шәһәребез үзенең тарихы һәм бүгенге көне белән, матур йортлары һәм бакчалары, стадионнары һәм күперләре, мәктәпләре һәм заводлары белән күркәм. Ә иң мөһиме: ул кешеләренең игелекле гамәлләре белән дан тота. Инешләр зур елгага җыелган кебек, синең игелекле эшләрең дә яхшылык ташкынына кушылыр.
Без Казаныбызның игелекле эшләр шәһәре булуы белән горурланабыз, ә төрле илләрдән килгән туристлар аңа карап сокланалар.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин
